top of page

Үзем турында

*  Белемем - югары, Алабуга дәүләт педагогия институты, 1996 ел.

*  Белгечлегем - татар теле һәм әдәбияты

* Өстәмә белгечлегем - профессиональная переподготовка в Институте непрерывного педагогического образования г. Набережные Челны по дополнительной профессиональной образовательной программе «Учитель русского языка и литературы», 750 часов, квалификация по диплому «Учитель русского языка и литературы». Диплом о профессиональной переподготовке серия ПП – I 1693390, выдан 21 февраля 2010 года.

* Эш урыным – Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы  муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбе”

* Гомуми эш стажым – 30 ел

* Педагогик эш стажым – 30 ел

* Фән буенча стаж – 30 ел

* Квалификацион категориям - югары, 2019 нчы ел

Таныш булыйк!

ei_1643651734869-removebg-preview-2_edited.png

   Мин Мөслим районы Бәкәбез авылында дөньяга килгәнмен. Бала чагым гүзәл табигатьле авылым кочагында узды. Башлангыч белемне авылдагы башлангыч мәктәптә алдым. Әмәкәй урта мәктәбен тәмамлагач,  юлларым мине Алабуга дәүләт педагогия институтына китерде.

     Тәүге хезмәт юлымны 1992 нче елда Мөслим районы Октябрь урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башладым. 2014 нче елга кадәр хезмәтем шушы мәктәп белән бәйле.

    

 

 

    2014-2015 нче уку елында  Уразмәт төп мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты укыттым.

     2015-2016 нчы уку елыннан Күбәк урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен алып барам. Укучыларымда әниләрдәй кадерле туган телебезгә,  гаҗәеп бай әдәбиятыбызга мәхәббәт  тәрбияләргә тырышам. Хезмәтемнең асыл нәтиҗәсе – яңалыкка омтылу. Шул ук вакытта тәрбия эшләре буенча директор урынбасары да. 

      “Укытучының төп өстенлеге үз предметын белү генә түгел, ә аның аша тәрбияли алуында”. Мин үз хезмәтемдә К.Д.Ушинскийның әлеге сүзләрен юлдаш итеп алдым.

Электрон
портфолио

Укучыларымның уңышлары

Минем педагогик

фәлсәфәм:

Начар укытучы хакыйкатьне

ачып бирә, яхшысы хакыйкатьне

табарга өйрәтә.

                              А.Дистервег

Минем педагогик кредом:

Укучының ышанычы бул!

Нәрсәгә омтылганыңны бел!

Бертуктамый баладагы

күңел байлыгын эзлә!

Могҗизалар тудыра бел!

 

«Гыйлем юлы – бик кадерле юлдыр, ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр.

Шулай булса да, очы – бәхеткә, ахыры камиллеккә барып туктыйдыр».

               Ризаэддин Фәхреддин

Максатка ирешү өчен

бер генә нәрсә кирәк: алга бару.

                        Оноре де Бальзак

1

1

Смотреть
bottom of page