top of page

АВЫЛЫМ ЮЛЫ
Авылымның тузанлы юлларын 
Ятып үбәр булам кайчагын.
Шул юлларда калган балачагым.
Шул юллардан үткән яшь чагым.

Тузан гына димә...Шул юлларда
Эзем калган. Гомер эзләрем...
Үттек кышын, карга чума-чума.
Бата-бата үттек көзләрен.

Туган йортка илтә шушы юллар.
Әнкәй көткән газиз өемә.
Барсын гына иде дә бит гомер
Шулай әнкәй булган көенә.

Шушы юлдан киттек еракларга.
Инде күпме юллар үтелде...
Авыл юлы – безне ераклардан
Тартып торган тамыр шикелле.. (2013)

(Физәлия Дәүләтгәрәева)

 

БУСАГА
Киткәннәрнең җылы аяк эзен
Саклап тора сыман бусага,
Кеше кайта,
Кайта туган өйгә,
Бик күп сулар аккан булса да.
 
Исән булса, үзе кайтып төшә,
Хат-хәбәре килсә, соңласа,
Җилләр булып газиз җаныкайта,
Даны кайта, исән булмаса.
 
Тәүге эзгә бер басарга тиеш,
Кеше кайтып ничек булса да;
Намусына кара таплар кунса,
Юк, уздырмый эчкә бусага.
 
Үтәлмәсәң әгәр аның аша,
Урын табылмаса түрендә,-
Каһәрләнеп куылган эт кебек,
Син елларның ишек төбендә.
 
Нинди хәлдә кайтып баш орырбыз,
Туган өйгә-изге тупсага?-
Без узарга тиеш түргә кадәр,
Урыныннан йөрәк купса да.
(Харрас Әюп)
bottom of page