top of page
Ул еллар бит безнең күңелләрдә
Онытылмаслык булып калдылар
 
(Балалык еллары сугыш чорына туры килгән кешеләрнең истәлекләре)
     Дәһшәтле елларда фронттан өйләренә нинди хәбәрләр килер дигән уйларны иңнәрендә күтәреп, “ Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен “ дип, тылда фидакарь хезмәт батырлыклары күрсәткән әби – апаларыбыз фашист илбасарларын юк итүгә хисапсыз зур өлеш керткәннәр. Яшүсмерләр, хатын – кызлар үзләрен аямыйча фронтны икмәк, кием – салым, сугыш кирәк – яраклары белән тәэмин иткәннәр.
    Сугыш беткәнгә дә 71 ел узып бара, әмма аның дәhшәте – көл булган шәhәр авыллар өстендә, яу кырыннан кайтмый калган ир- егетләр , әти- бабалар каберлегендә. Аның сары сагышы әтисезләр йөзендә. Алар сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык- ялангачлыкның ни икәнен татып үскән. Алар утлы елларда туган балалар. Шуңа күрә сабыр, нык  алар.
Бу язмаларда шул чор авылдашларыбызның истәлекләре, күпчелек очракта күз яшьләре белән искә алып утырган тормыш юлларының иң ачы, башка бер вакытта да һәм беркемгә дә күрергә язмасын дип теләгән  хатирәләреннән кыскача өзекләр урнаштырылган.
    Бөек Ватан сугышы елларында Бөек Җиңү көнен якынайту өчен армый-талмый хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәре алдында без баш иябез. ТУЛЫРАК
bottom of page